Шамиль, мечеть в Казани, Борисковская, 64 Республика Татарстан Казань - отзывы клиентов, работников

3
1 отзыв Действующее предприятие
Адрес:
420054, 
Казань, 
Борисковская, 64
Сегодня:
Нет данных
Телефон:
+7 (843) 264-04-12
+7(937)625-42-09
Мобильный:
+7(937)625-42-09
Сайт:
shyfa.ru.gg   
3

Альфия Саматова

+0 0
Әссәләмәгаләйкем, Мәхмүт хәзрәт! сезнең сеансларга язылмакчы идем. Ләкин инде бер атна шылтыратам, телефоныгызны алучы юк. Йә гел занят күрсәтә. Ник шулай занят булып тора, шылтыратучылар күптер инде дип бик зур сабырлык белән тел.трубкасын алганчыга кадәр шылтыраттым беркөнне. Алдылар, ниһаять! Әмма дәшүче кеше булмады, трубканы читкә генә алып куйдылар. мин төп-төгәл 25 минут буена, бәлкем берәрсе алып эндәшер әле дип, мәчет эчендәге сөйләшүләрне тыңлап торырга мәҗбур булдым. баксаң, занят булуның сәбәбе дә шул икән: трубканы күтәрәләр дә, читкә алып куялар. Беркем дә шылтырата алмый. Әйе, сез бик саваплы, авыру кешеләр өчен кирәкле гамәл белән шөгыльләнәсез. килүче кешеләр, сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ кешеләр күптер, телефон төбендә утыручы махсус кешегез дә юктыр. шулай булса да, сеансларга чиратларга куя-куя кешеләр җыйныйсыз икән, бик теләсәгез, тел.төбендә җавап биреп утыручы махсус кешеләрне дә кизү утырта аласыз бит. Бик матур башлангычыгызга бу мәсьәләдә генә тискәре фикер уятырга юл куймасагыз иде. Сеансларга эләгергә теләгән бөтен кешенең дә, язылып кайтыр өчен генә, сезнең мәчеткә барырга мөмкинлеге юк бит. Яисә сез гел өзеп куегыз ул телефоныгызны. Обидно булмас берәүгә дә! Кискенрәк тонда язган булсам, зинһар гафу итегез. Әлегә яхшы билге куя алмыйм. Хөрмәт белән Әлфия Самат. Журналист, язучы, Казан шәһәре.